Тернәкләндерүнең техник чараларын сатып алуга электрон сертификат рәсмиләштерү.
Электрон сертификат инвалидлар өчен яңа түләү коралы, ул тернәкләндерүнең техник чараларын үзеңә сайларга һәм сатып алырга ярдәм итә.
Ул банк картасы кебек эшли һәм сайланган әйберне, әгәр ул тернәкләндерүнең техник чараларыпрограммасы киңәшләренә туры килсә, шунда ук түләргә мөмкинлек бирә. Электрон сертификат алу өчен мәҗбүри шарт МИР картасы булу.
Электрон сертификатны рәсмиләштерү өчен Россия Социаль фонды бүлегенә гариза бирергә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша яки күпфункцияле үзәк аша читтән торып эшләргә мөмкин. Аны формалаштыру турында карар биш эш көне эчендә кабул ителә. Яңа түләү коралын Милли түләү карталары системасына (НСПК) тоташтырылган сәүдә нокталарында кулланырга мөмкин. Кибет адресларын каталогта, шулай ук "Социаль навигатор" фондының бушлай мобиль кушымтасында карарга мөмкин.