Алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча координация советы утырышы

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советы утырышы узды.

Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы, Менделеевск районы полициясе, Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе вәкилләре катнашты.

Координация Советы кысаларында 2023 елның 6 аенда алкоголль продукциясен сату очраклары ачыкланган бозулар турында фикер алыштылар: 18,5 л ялган алкогольле продукция алынган, штрафлар түләтелгән, үткәрелгән профилактик чаралар саны, чик буе районнарында урнашкан авыл җирлегенең сәүдә объектларында адреслы программа, сәүдә объектларында Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясен сату буенча сорауларны үтәү һәм башка мәсьәләләр.      

Утырышта шулай ук катлаулы мәсьәләләр һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары билгеләп үтелде. Барлык сораулар да аерым контрольгә алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International