2023 елның 1 апреленнән, савытлардагы (кеги) сыра продукциясен махсус маркалар белән маркировкалау буенча республика экспериментының уңай тәҗрибәсен, шулай ук 2023 елның 1 апреленнән РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы идентификация чаралары белән маркировкалау турында мәҗбүри таләпләрнең үз көченә керүен исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.03.2023 елның 31 мартындагы 383 номерлы карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне һәм аларның әйләнешенең барлык этапларында кегига тутырылган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен маркировкалау буенча эксперимент үткәрелә (җитештерү, күпләп сату, ваклап сату).
Шулай ук хәбәр итәбез, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында" 171-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 3 апрелендәге 108-ФЗ номерлы Федераль закон белән сыра җитештерүгә һәм әйләнешенә дәүләт контролен көчәйтүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, ачы бал һәм сыра кайнату продукциясенең легальлеген арттыру.
2023 елның 1 апреленнән кегига салынган сыраны маркировкалау мәҗбүри.
2023 елның 1 октябреннән пыяла яки полимер савытка салынган сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, ачы бал, 2024 елның 15 гыйнварыннан башка төр куллану пакетларына мәҗбүри маркировкалау билгеләнә.
Әлеге таләпләр РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 26 апрелендәге 515 номерлы карары белән расланган идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларны маркировкалау кагыйдәләренә ярашлы билгеләнгән.
Шул рәвешле, әлеге продукцияне җитештерүне яки әйләнешен гамәлгә ашыручы оешмалар, шулай ук аны ваклап сатуны гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләр мондый продукциянең җитештерү күләме һәм (яисә) әйләнеше турында мәгълүматны товарларны маркировкалауның дәүләт мәгълүмати системасына тапшырырга тиеш, аннан мәгълүмат автомат режимда этил спирты җитештерү күләмен һәм әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тапшырылачак..
Идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиешле сыра һәм сыра эчемлекләренә, сидр, пуаре, ачы бал 171-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге барлык чикләүләр кагыла.
Моннан тыш, 2023 елның 1 сентябреннән җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, ачы балдан тыш) ваклап сатуны гамәлгә ашырганда аларның ваклап сату күләмен исәпкә алу таләбе билгеләнә.