Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларына шулай ук ана (гаилә) капиталы да керә. Ул бүген 586.946 сум 72 тиен тәшкил итә. Икенче баласы туганда ул 775.628 сум 25 тиенгә кадәр арта.
2023 елның гыйнварыннан ана капиталы акчаларыннан гаиләдәге теләсә кайсы балага өч яшькә кадәр ай саен түләү алырга мөмкин. Әгәр гаиләнең уртача җан башына керем күләме субъектта билгеләнгән җан башына яшәү минимумының ике тапкырыннан да артмаса, бу түләү билгеләнә ала.
Ана капиталын гаиләдә олы баланы укыту өчен кулланып буламы? - Аны гаиләдәге теләсә кайсы баланың белем алуына юнәлтергә мөмкин, әмма түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: сез ана (гаилә) капиталы акчасына түләргә теләгән баланың яше уку башланган көнгә 25 яшьтән артмаска тиеш.
Әгәр олы бала бакчага йөри икән, ә кечесенә 1,5 яшь булса, ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен кулланып, бер үк вакытта өч яшькә кадәр түләү ала аламмы? - Әлбәттә. Аны берьюлы берничә юнәлештә кулланырга мөмкин. Ләкин онытмагыз, ул кулланылган суммага кими.
Берьюлы берничә түләү алырга мөмкинме?
Әйе, мөмкин. Бер үк вакытта: бердәм пособие, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие (эшләүче әниләр өчен); чакырылыш (мобилизация) буенча хезмәт үтә торган хәрби хезмәткәрнең баласына пособие; өч яшькә кадәр гаиләдәге теләсә кайсы балага ана капиталы акчасыннан ай саен түләү алырга мөмкин.
Ата-ананың берсе, яки икесе дә үлсә, бала нинди түләүләргә өметләнә ала? - Туендыручысын югалту уңаеннан пенсиягә 18 яшькә кадәрге, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк булган, 23 яшькә кадәр көндезге уку формасы буенча белем алучы балалар хокуклы. Әгәр билгеләнгән пенсия төбәктәге пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, аңа яшәү минимумына кадәр федераль социаль өстәмә билгеләнә. Безнең районда туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар 300 дән артык,
Әгәр 18 яшькә кадәрге балага "инвалид бала" статусы бирелгән икән, нинди түләүләр каралган?
- Яшәү урыны буенча теркәлгән инвалид балага, гаризасыз рәвештә, инвалид дип танылган көннән инвалидлык буенча социаль пенсия билгеләнә. Инвалидлык турында барлык мәгълүматлар Россия Социаль фондында инвалидларның федераль реестрында бар. Әгәр дә яшәү урыны буенча теркәлү булмаса, гаризаны шәхсән бирергә кирәк. Пенсиядән тыш, "инвалид бала"категориясе буенча айлык акчалата түләү дә гаризасыз билгеләнә. Социаль хезмәтләр җыелмасын исәпкә алып, күләме 3.540 сум 76 тиен. Инвалид баланы караган эшкә яраксыз ата - анага ай саен 10 000 сум түләнә. Аны гариза буенча билгелиләр һәм инвалид балага аны карау вакытында билгеләнгән пенсия белән түлиләр.