Бердәм пособие билгеләү мәсьәләсен караганда керем буларак бердәнбер торакны сату һәм аннан соң зуррак мәйданлы торак сатып алу исәпкә алыначакмы?
Бердәм пособие бирү тәртибенә һәм шартларына төп таләпләргә ярашлы рәвештә, мөлкәтне сатудан кергән акчалар гаиләнең җан башына уртача керемен билгеләгәндә исәпкә алына. Бу акчага яңа торак сатып алу очраклары да искәрмә түгел. Агымдагы елның июлендә бирелгән пособиегә гариза буенча, фатир сатудан алынган сумма 2022 елның июненнән 2023 елның маена кадәр алынган очракта исәпкә алыначак. Керемнәр исәпкә алынган вакыт болай билгеләнә: гариза бирелгән айдан бер ай элек исәпләнә һәм 12 алдагы календарь ай алына.