Дәүләт Думасы соңгы укылышта шифаханәләрдә һәм лагерьларда инклюзив ял итү өчен еллык квота урнаштыруны күздә тоткан законны кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Ана һәм балачакны яклау мәсьәләләре - һәрвакыт безнең эш өстенлеге булып тора, ә үзенчәлекле балалар үсә торган гаиләләр өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. Безнең тарафтан кабул ителгән инициатива сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ял итү мөмкинлекләрен киңәйтә, аларга яңа уку елы башланыр алдыннан көч җыю һәм уңай хис-кичерешләр аеруча мөһим".
Төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң төбәкләр инклюзив ялга квоталар урнаштыра алачак һәм аларны балалар лагерьлары арасында мондый балалар өчен кирәкле җиһазлар һәм шартлар булуны исәпкә алып, бүлә алачак. ФЗ 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.