Әлеге ярдәм чарасы җан башына ике яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә, яшәү төбәгендә ата-аналарның мәшгульлегенә яки мөлкәтенә өстәмә таләпләр куелмый.
Быелдан гаилә ай саен түләүне теләсә кайсы балага яки берьюлы 3 яшькә кадәрге берничә балага рәсмиләштерә ала. Элек ул икенче балага гына билгеләнгән иде. Июнь аеннан илнең теләсә кайсы почмагындагы гаиләләргә түләүләр бер көндә-киләсе айның 5 нче көнендә килә
Айлык түләүне билгеләү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәк яки социаль фондның клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин. Гаиләдә бу яшьтә берничә бала булганда, һәр балага аерым гариза бирелә. Гаризаны дөрес рәсмиләштерү гаилә составы (гаиләнең барлык әгъзаларын күрсәтергә кирәк), анкета мәгълүматлары (ФИА, туган көне, СНИЛС, гаилә әгъзасы статусы) графаларын тутыру мөһим.
Дөрес рәсмиләштерелмәгән гариза түләүне билгеләүдән баш тартуга сәбәп булырга мөмкин. Айлык түләү 12 айга билгеләнә, әмма бала 3 яшькә җиткәнче генә. Айлык түләү турында кабат гариза түләү билгеләнгән чорның соңгы аенда бирелергә мөмкин.