Әлфия Когогина хәрби комиссариатларны капиталь ремонтлау барышы белән танышты

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Чаллыда һәм Татарстан Республикасының Менделеевск районында хәрби комиссариатлар биналарын капиталь ремонтлау мәйданчыкларында булды.

"ТР Рәисенең йөкләмәсе буенча безнең республикада быел хәрби комиссариатларны капиталь ремонтлау буенча программа старт алды. Аңа 13 объект керә, шул исәптән республика хәрби комиссариаты бинасы һәм җыю пункты. Бу максатларга 491,6 млн сум юнәлтелгән. Республикада кабул ителгән карарның мөһимлегенә һәм актуальлегенә инандым», – дип шәрехләде парламентарий.

Чаллыда программага Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариаты бинасы керде. "40 ел эчендә биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Кыш көне хезмәткәрләр белән очраштым – кабинетларда бик салкын иде. Ремонт ике мең квадрат метрны үз эченә алган, тәрәзәләр, ишекләр, җылыту системалары, коммуникацияләр алыштырылган», – дип хәбәр итте Когогина.

Менделеевск районында хәрби комиссариат бинасы 1958 елда төзелгәннән бирле капиталь ремонтланмаган. Объектта түбә, фасад, су агызу системалары, вентиляция, электр белән тәэмин итү, технологик җиһазларны ремонтлау, территорияне төзекләндерү буенча эшләр алып барыла.

 "Бүген хәрби комиссариат хезмәткәрләре, чакырылыш буенча килгән һәм кире кайткан, медицина комиссиясен үткән, контракт буенча хезмәткә рәсмиләштерелгән егетләр өчен уңайлы эш шартлары булдыру мөһим. Хәрби комиссариатларда эш барышын социаль әһәмиятле объектларның берсе буларак, тәмамланганчы контрольдә тотачакбыз", - дип билгеләп үтте депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International