Ана капиталы турында

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Ана капиталына хокукны без 2019 елда, икенче балабыз туганнан соң алдык. Ул вакытта түләү күләме барысы өчен дә бер булган 453026 сум, ә хәзер суммалар төрле. Быел кемгә һәм күпме түләнгәнен әйтегез әле.

Ана капиталы түләүләренең дифференциаль күләме 2020 елда билгеләнгән һәм 2021, 2022 һәм 2023 елларда 3,7%, 8,4%, 11,9% индексацияләнгән. Агымдагы елның 1 февраленнән түбәндәге суммалар түләнә:

 586946 сум 72 тиен 2020 елга кадәр ана капиталына хокуклары барлыкка килгән гаиләләргә һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган яки уллыкка алынган гаиләләргә;

 775628 сум 25 тиен 2020 елның 1 гыйнварыннан икенче бала яки аннан соңгы балалар туган яки уллыкка алынган гаиләләргә һәм 2020 елга кадәр ана капиталына хокук барлыкка килмәгән;

  188681 сум 53 тиен икенче бала туганда, әгәр гаилә беренчесе өчен сертификат алган булса. Сезнең очракта агымдагы елда ана капиталы күләме, әгәр элек акча кулланылмаган булса, 586946 сум 72 тиен тәшкил итә, чөнки сертификат алу хокукы 2020 елга кадәр барлыкка килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International