Пенсия турында сорау

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

26 июльдә мин пенсиягә чыгам. Нинди вакытка һәм беренче түләү миңа кайчан биреләчәк? Июль аена  тулы айга билгеләнәме әллә юкмы?

Әгәр пенсиягә хокук июльдә барлыкка килә икән, барлык документлар вакытында тапшырылган һәм пенсия билгеләү турында Карар кабул ителгән очракта, беренче түләү август аенда июль һәм август айлары өчен башкарылачак.

Айның тиешле көннәре өчен пенсия, аңа хокук барлыкка килгән көннән башлап, ягъни сезнең очракта 26 июльдән исәпләнә, ә инде август өчен сумма тулы күләмдә исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International