Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Менделеевск районының 400 гә якын пенсионеры пенсиягә федераль өстәмә түләү алачак.

Аны пенсионерның матди тәэмин ителеше минималь яшәү минимумына җитмәгән очракларда билгелиләр

Мондый өстәмә түләүне эшләмәүче пенсионерларга, әгәр аларның матди тәэмин ителеше суммасы төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булса, билгелиләр. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 2023 елның 1 гыйнварыннан ул 10 508 сум тәшкил итә.

- Өстәмә түләүнең уртача күләме 1 806 сум тәшкил итә. Ул шәхси һәм матди тәэмин итүгә бәйле. Әйтик, пенсионерга айга барлык түләүләр суммасы 9 900 сум булса, Татарстан Республикасында аңа яшәү минимумы суммасына кадәр 608 сум күләмендә пенсиягә социаль өстәмә билгеләнәчәк.

Бу өстәмә түләүне билгеләү өчен гариза бирү кирәкми, өстәмә түләү автомат рәвештә билгеләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә түләү өлкән кешенең пенсиясен түгел, ә аның матди тәэмин ителешенең гомуми суммасын яшәү минимумына китерә.

Матди тәэмин итү суммасы түбәндәгеләрне үз эченә ала: пенсияләр, шул исәптән пенсионер аларны алудан баш тарткан очракта; пенсия яшеннән иртәрәк пенсия түләү; өстәмә матди (социаль) тәэмин итү; айлык акчалата түләү (социаль хезмәтләр җыелмасы бәясен дә кертеп); төбәк законнары белән акчалата билгеләнгән башка социаль ярдәм чаралары (берьюлы бирелә торган социаль ярдәм чараларыннан тыш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International