Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО)

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Медицина күрсәтмәләре буенча транспорт чарасы тиешле сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар тернәкләндерү программасына ярашлы рәвештә, ОСАГО полисы бәясенең 50%  каплау өчен Россия Социаль  фондының төбәк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Түләү календарь ел дәвамында бер транспорт чарасына бирелә, анда өчтән артык йөртүче күрсәтелми, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданның үзе яки аның законлы вәкиле.

Әгәр инвалидларга хезмәт күрсәтү өчен җаваплы барлык оешмалар кирәкле мәгълүматны Федераль инвалидлар реестрына (ФРИ) һәм бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасына җибәргән булса, компенсация автомат рәвештә бирелә

Әгәр бу мәгълүматлар булмаса, компенсация алу өчен гражданга яки аның вәкиленә Россия Социаль  фондының төбәк бүлекчәсенә клиент хезмәтенә гариза, ОСАГО полисы һәм транспорт сатып алу өчен медицина күрсәтмәләре дә күрсәтелгән шәхси тернәкләндерү программасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны полисның бөтен гамәлдә булган вакыты дәвамында, ягъни ел дәвамында эшләргә мөмкин.

Гариза 5 эш көне эчендә карала һәм шул ук вакытта компенсация гражданга күчерелә. Әгәр Россия Социаль  фондына компенсация түләү турында карар кабул итү өчен кирәкле барлык документлар һәм мәгълүматлар килмәсә, карау вакыты 5 эш көненә арттырылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International