Социаль фонд ташламалы кешеләр өчен юлламалар турында сөйләде

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Федераль регистрга кертелгән дәүләт социаль ярдәмен алу хокукына ия булган затлар шифаханә-курорт дәвалануына бушлай бара ала. Шул ук вакытта I төркем инвалид  булган кешеләр һәм инвалид балалар шул ук шартларда озата баручы өчен икенче юллама алырга мөмкиннәр.

Юллама алу хокукын раслаучы булып  070/у  номерлы формадагы медицина белешмәсе хезмәт итә. Мондый белешмәнең гамәлдә булу вакыты 12 ай. Аны алу өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Санатор-курорт дәвалануына гаризаны Россия Социаль  фондының клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәктә һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.

Юлламалар гариза бирелгән көнгә карап чират буенча бирелә. Хәзерге вакытта юлламалар 2020 елда чиратка баскан гражданнарга бирелә.

Чираттагы номерны онлайн рәвештә Россия Социаль  фонды сайтында тикшерергә мөмкин.

- Әгәр граждан дәвалану урынына бару һәм кайту  өлешендә Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартмаса, Фондның төбәк бүлеге юллама белән бергә алучыга һәм озата баручы кешегә махсус талоннар, юл йөрү документларын бушлай алу хокукына исемле юнәлешләр бирәчәк. Социаль хезмәтләр җыелмасын алучы яки аны озата баручы зат тарафыннан мөстәкыйль сатып алынган юлламалар һәм юл йөрү билетлары бәясен компенсацияләү законнарда каралмаган, дип аңлаттылар Россия Социаль  фонды бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International