Татарстан җитештерүчеләрен үз продукцияләрен маркетплейсларда нәтиҗәле сатарга өйрәтәчәкләр

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

ТР икътисад министрлыгы ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондының "Минем бизнес" үзәге белән берлектә Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 14 августтан узачак һәм Wildberries маркетплейсында пропагандалауга багышланачак.

Чаралар «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында онлайн-форматта уздырылачак.  «PRO Маркетплейс» укыту марафоннарының яңа сериясе кысаларында Wildberries, Ozon, «Яндекс.Маркет» һәм KazanExpress'та продукцияне таныту буенча барлыгы дүрт форум-марафон үткәрү планлаштырыла.
Укыту форум-марафоннары кысаларында катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча белем алачак:

Укыту форум-марафоннары кысаларында катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча белем алачак:

  • Маркетплейска күзәтү – шәхси кабинет белән танышу, мөмкин булган логистик схемалар;
  • Товар карточкасы – товар карточкасын ничек дөрес төзергә, селлерлар нинди хаталар ясыйлар;
  • SEO-оптимальләштерү – ул ни өчен кирәк һәм аны ничек дөрес кулланырга;
  • Яңа селлер өчен реклама инструментлары;
  • Тәҗрибәле селлер өчен реклама кораллары;
  • Танытуның тышкы каналлары;
  • Конкурентлык анализы – конкуренция анализы нигезендә реклама стратегиясен ничек эшләргә; 
  • Маркетплейста урнаштыру эффективлыгы – сату статистикасын анализлау (аналитика, чыгышлар).

    Белемнәрне ныгыту өчен экспертлар чынбарлыкта булган мисаллар нигезендә товар карточкасына анализ ясаячаклар , хаталарны төзәтәчәкләр һәм оптимизация үткәрәчәкләр. Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.

    Укыту форум-марафоннарын үткәрү графигы:

    «PRO_Wildberries» – 2023 елның 14 нче августыннан 28 августына кадәр. 

    «PRO_Ozon» – 2023 елның 18 сентябреннән 2 нче октябрена кадәр. 

    «PRO_Яндекс Маркет» – 2023 елның 16 октябреннан 30 октябрена кадәр. 

    «PRO_KazanExpress» – 2023 елның 13 ноябреннан 27 ноябрена кадәр.   «Электрон коммерцияне (e-commerce) үстерү бүгенге көндә безнең республика өчен дә, тулаем ил өчен дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Электрон мәйданчыклар тиз үсеш темпларын күрсәтә һәм, традицион сәүдә челтәрләре белән беррәттән, гражданнар тарафыннан товарлар сатып алуның гадәти ысулына әверелде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2019 елдан республикада интернет-сәүдәне үстерү программасы гамәлдә, ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, шуңа күрә аны 2025 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде. 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча маркетплейсларда үз товарларын сатучы Татарстан сатучылары саны еллык исәпләүдә 80% ка артты һәм 53865 кә җитте. 2022 елда аларның кереме 50 млрд сумнан артып киткән. Ә Россия маркетплейсларында сатучыларның гомуми саны инде 1 млн кешедән артып китте.  Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән барлык теләүчеләр дә укырга керә ала.                                                             "2022 елда уздырылган беренче дүрт укыту марафоны практикасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте – аларда 2000гә якын кеше катнашты, шуларның 70% маркетплейсларда уңышлы сәүдә итә башлады. ТР эшмәкәрләргә ярдәм фондының "Минем бизнес" үзәге җитәкчесе Линара Бурханова укулар үткән эшкуарларның айга бер миллион сумлык әйләнеш планкасын узганнары турында сөйләде.                                              Форум-марафоннарда катнашу өчен теркәлү РФ кече һәм урта эшмәкәрлекнең цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә инде бар, хезмәт: «Маркетплейсларда продукцияне алга сөрү буенча укыту форум-марафоннарына язылу». Гариза бирү буенча күрсәтмәләр: 
    Компьютердан гариза бирү: https://cli.co/RCjEERS. 
    Смартфоннан гариза бирү: https://cli.co/n0TTtmN. 
    «Минем бизнес» үзәгеннән бушлай хезмәтләр алу өчен цифрлы платформада гариза бирү һәм үзмәшгульләргә ярдәм итүнең барлык мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр кайнар линиягә +7(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International