80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга Социаль фонд иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүне ике тапкыр арттыра. Бу картлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга кагыла.
Билгеләнгән түләү-дәүләт тарафыннан билгеләнә торган иминият пенсиясенең гарантияләнгән өлеше.
2023 елның 1 гыйнварыннан аның күләме 7567 сум тәшкил итә.
Арттыру автомат рәвештә бара, пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Ләкин бу картлык буенча иминият пенсиясе алучыларга гына кагыла, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсияләр алучылар закон буенча бу өстәмәгә дәгъва итә алмыйлар.
1 төркем инвалидлар башта ук ике тапкыр арттырылган түләү ала, шуңа күрә 80 яшьтән соң аларның пенсиясе элеккечә калачак. Әгәр пенсионерга карау кирәк булса, аны караучы гражданга айга 1200 сум түләүне пенсия артуга карамастан рәсмиләштерергә мөмкин. Бу акча пенсия белән бергә исәпләнәчәк.