Бу елның апреленнән Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны кабул итүнең эксперименталь графигы буенча эшли, шул исәптән ял көннәрен дә кертеп. Өстәмә кабул итү өчен белгечләргә консультация сорап 200дән артык граждан мөрәҗәгать итте.
«Пилот проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең клиент хезмәтендә кабул итү сәгатьләре озынайтылды, хәзер белгечләр 8:00 дән 20:00 гә кадәр кабул итә, плюс - ял көннәрендә гражданнарга хезмәт күрсәтү оештырылган. Билгеләп үтәм, күпчелек социаль ярдәм чараларын алу өчен "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинет аша гариза бирү дә җитә. Әмма Фондның клиент хезмәтенә шәхсән килергә кирәк икән, алдан язылу сервисы яки Россия Социаль фондының бердәм 8-800-1-00000-1 телефоны аша кабул итүгә язылырга тәкъдим итәбез. Бәлки, контакт-үзәк операторлары мәсьәләне шәхси мөрәҗәгать итмичә дә хәл итәргә ярдәм итәр ", - дип хәбәр итте Россия Социаль фондының төбәк бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль фонд бүлегенең Татарстан буенча клиент хезмәтләре экстерриториаль принцип буенча эшли, ягъни теркәлү урынына бәйсез рәвештә гражданнар өчен мөмкин. Кабул итүнең пилот графигы социаль фонд хезмәтләрен алу уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.