Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие өчен кая мөрәҗәгать итәргә. Белгечләр ике хәлне карадылар.
"Әгәр баланың ата-аналарының берсе булса да эшли икән, пособие Россия социаль фондының территориаль органы тарафыннан гаризасыз билгеләнә һәм түләнә.
Пособие түләү вакыты-ЗАГС реестрыннан мәгълүмат алганнан соң 10 эш көненнән дә артмаска тиеш.
Әгәр баланың ата-анасы икесе дә эшләмәсә, пособие сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак:
- социаль фондның клиентлар хезмәтенә;
- купфункцияле үзәккә;
- дәүләт хезмәтләре порталында.
Гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә кирәк.
Пособие билгеләү турында карар 10 эш көненә кадәр кабул ителә, әмма, әгәр Россиянең социаль фондына барлык мәгълүматлар да килмәсә, ул 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Пособие түләү вакыты билгеләнү турында карар кабул ителгәннән бирле 5 эш көне.