«Наше время-Безнең заман» фестивалендә җиңүче махсус хәрби операциядә катнашучыга Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Эшләүче яшьләр арасында ел саен уздырыла торган «Наше время - Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале җиңүчесе - гамәлдәге махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Шәйдуллинга проектны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Рәиснең Рәхмәт хатын тапшырдылар..

Ренат Шәйдуллин-район һәм республика дәрәҗәсендәге барлык мәдәни чараларда актив катнашучы. «Аммоний» АҖ карбамид җитештерү цехының ярымфабрикатларын һәм продукциясен әзерләү һәм җибәрү аппаратчысы буларак, ул эшче яшьләрнең иҗади коллективы составында предприятиене «Наше время-Безнең заман» фестивалендә лаеклы тәкъдим итә. Тугызынчы проектта «Аммония» командасы гран-при ала. Хәзерге вакытта ул махсус хәрби операциядә катнаша. Бу атнада туган шәһәренә кыска вакытлы ялга кайтты. 
 
"Җиңүчеләрне игълан иткәндә, Ренат сәхнәне үпкән. Ул Ходайдан бирелгән артист, талант иясе. Бу уникаль кадр безнең фотобанкны бизәде", — диде бүләк тапшырырга килгән "Наше время-Безнең заман" проекты җитәкчесе Айдар Гәйнетдинов.  «Ренат Рамил улы үзенчәлекле, сөйкемле искиткеч артист. Хәтта Казанда да аның фанатлары бар. Мин аңа бүләкне шәхсән тапшыра алуыма шатмын". 
 
Котлауларга Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева да кушылды: "Бүген бездә күңелле миссия: Безнең заман герое Ренат Рамил улына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтен тапшыру. Ул районның якты йолдызы булган һәм булып кала.

"Әлегә мин үз бурычларымны предприятиедә калдырдым. Һәм бу сезонда фестивальдә катнашмаячакмын, әмма күңелемдә һәм уйларымда мин һәрвакыт «Безнен заман»командасы белән. Мин махсус хәрби операциядә катнашам. Татарстанга туганнарым һәм якыннарым белән күрешү өчен кыска ялга килдем. Җиңү белән кайтачакбыз!. Һичшиксез", - дип рәхмәт белдерде ул җавап сүзендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International