Балалы гаиләләргә бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең һәр әгъзасына уртача җан башына керем исәпкә алына.
Россия Социаль фонды бүлеге аны мөстәкыйль рәвештә санарга мөмкин булуын искә төшерә. Аны гаиләнең бер әгъзасына исәпләп чыгару өчен, салым хезмәте сайтында физик затның шәхси кабинетындагы мәгълүматлардан файдаланырга мөмкин. Моның өчен федераль салым хезмәте сайтындагы физик затның шәхси кабинетына керергә кирәк. «Керемнәр» - «Иминият взносы» билгесен сайларга. Анда сез эш бирүче тарафыннан еллар һәм айлар буенча салымнар түләгәнче хезмәт хакы турында мәгълүмат табачаксыз.
"Милек" билгесендә сез теркәлгән күчемсез милек һәм транспорт турында мәгълүмат таба аласыз.