Менделеевск районы дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге велосипедта йөрүчеләр хәрәкәте бары тик тротуарлар, җәяүлеләр һәм велосипед юллары буенча гына, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә дә башкарылырга тиеш; 14 яшьтән өлкәнрәквелосипедта йөрүчеләргә юлларның уң ягы буйлап хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә, шул ук вакытта велосипедта йөрүчеләр борылырга ниятәсәләр ишарә белән күрсәтергә һәм саклану чаралары турында онытмаска тиеш (саклык шлемы, терсәкләрне, кулларны, кул чукларын саклау чаралары).
Велосипедта йөрүчеләргә җәяүлеләр кичүе аша чыгу тыела.
Көннең караңгы вакытында яки күрү мөмкинлеге җитәрлек булмаган шартларда велосипедта йөрүчеләргә һәм мопед йөртүчеләргә үзләре белән яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетелгән кием яки әйберләр алып барырга һәм бу әйберләр башка транспорт чаралары йөртүчеләре белән күрү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш
"Менделеевск районының хөрмәтле кешеләре! Бу кагыйдәләрне үтәү юлдагы күп кенә проблемаларны булдырмаска, юл-транспорт һәлакәтләреннән сакланырга һәм үз тормышыңны һәм сәламәтлегеңне сакларга ярдәм итәчәк»