Татарстанда 67 меңнән артык ипотека теркәлгән

2023 елның 11 августы, җомга

Бу узган ел белән чагыштырганда 32% ка күбрәк.

Май, июнь һәм июль айларында теркәлгән ипотекалар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкыр арткан.

Татарстанлылар еш кына торак урыннарга ипотека рәсмиләштергән, быел барлыгы 32,5 меңнән артык шундый ипотека теркәлгән, үсеш 36% тәшкил иткән, җир кишәрлекләренә 22,5 меңнән артык ипотека (+27%) теркәлгән, торак булмаган урыннарга – 1 437 (+29%).

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренчә, күчемсез милекне теркәү буенча уңай динамика быел яздан күзәтелә: «Быел март аеннан башлап без ведомствога гаризалар санының артуын теркәп барабыз, быел Татарстан Росреестрына 470 меңнән артык гариза килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 30% ка күбрәк, нәтиҗәдә дәүләт теркәүчеләре тарафыннан 850 меңнән артык исәп-хисап, бу үсеш 40% тәшкил итте», - дип билгеләп үтте Лилия Борһанова.

"Татарстанда 7 айда ВТБ ипотекасын бирү нәтиҗәләре узган ел нәтиҗәләреннән 42 процентка һәм рекордлы 2021 ел нәтиҗәләреннән 16 процентка артып китте. Бирелгән кредитлар саны һәм күләме буенча лидер булып «гаилә ипотекасы» тора. һәр өченче килешүне балалары булган гаиләләр рәсмиләштерә, һәр бишенчесе – 2020 елгы Дәүләт программасы буенча. Ташламалы ипотека программалары яңа күчемсез милек сатып алучы клиентлар өчен төп финанс коралы булып тора. Алдагы ике-өч айда ипотека базары 2022 ел нәтиҗәсенә якынлашыр дип көтәбез, шул исәптән икенчел күчемсез милек сегментындагы актив сатулар һәм шәхси төзелешкә ипотека белән кызыксынуның үсүе хисабына» - дип уртаклашты «Татарстанда ВТБ банкы» төбәк операция офисының идарәче директоры Гүзәл Мосеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International