1,5 яшькә кадәрге баланы караган өчен түләүләр

2023 елның 11 августы, җомга

​1 нча сорау. Әгәр мин 1,5 яшькә кадәрге ике баланы карыйм икән, миңа берьюлы ике пособие түләнәчәкме?

Җавап. Ике һәм аннан да күбрәк баланы ел ярымга кадәр караган очракта, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие күләме суммалана, ягъни һәр балага түләнә.

2 нче сорау. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән очракта, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособиене кем ала ала?

Җавап. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие алуга, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән очракта, бала карау белән шөгыльләнүче һәм вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагында һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә дучар булмаган башка туганнар хокуклы.

3 нче сорау. 1,5 яшькә кадәрге баланы караганга айлык пособие алу өчен студент әнигә кая мөрәҗәгать итәргә?

Җавап. Эшләмәүче аналарга яки ата-аналарга, опекуннарга, белем бирү учреждениеләрендә көндезге уку формасы буенча белем алучыларга, баланы карау буенча айлык пособие 1,5 кә кадәр РФ пенсия һәм социаль иминият фондының территориаль органнары тарафыннан түләнә. Фондның клиент хезмәтендә, бердәм дәүләт хезмәтләре порталында,  күпфункцияле үзәктә яки почта аша гариза бирергә мөмкин.

4 нче сорау. 1,5 яшькә кадәрге баланы караганда айлык пособие алмау турында кайдан белешмә алырга?

Җавап. Мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә дучар булмаган гражданнар әлеге белешмәне дәүләт хезмәтләре порталында гражданнарга мәгълүмат бирү ярдәмендә, билгеләнгән социаль ярдәм чаралары турында социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан өземтә сортаып алырга мөмкин.  

5 нче сорау. Әгәр мин эшсезлек буенча пособие алучы булсам, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие алырга мөмкинме?

Җавап. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие эшсезлек буенча пособие алмаган очракта билгеләнә.

6 нчы сорау. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособиегә Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча яшәүче Әрмәнстан гражданы булган ана хокуклымы?

Җавап. Юк, баланы карау буенча айлык пособиегә РФ территориясендә даими яшәүче чит ил гражданнары гына хокуклы.

7 нче сорау. 1,5 яшькә җиткәннән соң 6 ай эчендә бала карау өчен пособие нинди чорда түләнә?

Җавап. Бала карау буенча айлык пособие (бала туган көннән алып аңа 1,5 яшь тулганчыга кадәр) түләнә, шул вакыт эчендә бала карау белән шөгыльләнүче зат әлеге пособиене тиешле чорга Россия Федерациясе законнарында каралган күләмдә алырга хокуклы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International