Бердәм пособие турында

2023 елның 11 августы, җомга

​1 нче сорау. Мин Украина гражданы, минем ике балам бар (11 яшьлек һәм 15 яшьлек РФ гражданнары), тормыш иптәшем РФ гражданы. Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә без 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр алырга хокукыбыз бармы? Һәм Без бердәм пособиегә хокуклы булырбызмы?

Җавап. 2023 елның 1 гыйнварыннан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү билгеләнми. Әлеге түләү Бердәм пособие составына керде, аңа гаризаны бердәүм дәүләт хезмәтләр порталы аша, купфункцияле үзәктә яки гариза бирүченең яшәү (килү) урыны буенча Россия Социаль фондының территориаль органына бирергә мөмкин. Шул ук вакытта, үзенчәлекләрне исәпкә алып, бердәм пособие билгеләү хокукы гариза бирүчедә һәм гариза бирелгән балада Россия Федерациясе гражданлыгы булганда, шулай ук аларның тиешле датага яки билгеләнгән вакыт аралыгында Россия Федерациясенең яңа субъекты территориясендә даими яшәү шартларында барлыкка килә.

2 нче сорау. Мин-РФ гражданины, ике балам-РФ гражданнары (8 яшь һәм 19 яшь), кече балам белән РФ территориясендә яшибез. Олы балам (19 яшь) Украинада дистанцион рәвештә университетта укый, ә чынлыкта минем белән яши. Балаларга түләү алу өчен уртача җан башына керемен исәпләгәндә олы бала гаилә составына кертелерме? Аның Украина территориясендә укуын нәрсә белән расларга?

Җавап. Айлык акчалата түләү алу хокукын билгеләгәндә, шул исәптән гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләү максатларында исәпкә алынган гаилә составына айлык акчалата түләү билгеләү турында гариза биргән баланың ата-анасы (шул исәптән уллыкка алучы) яки опекуны (попечитель), аның ире (хатыны), балигъ булмаган балалары һәм 23 яшькә кадәрге көндезге уку формасы буенча гомуми белем бирү оешмасында, һөнәри белем бирү оешмасы яки югары белем бирү оешмасында белем алучы, шул исәптән опека (попечительлек) астында булган балалар керә (никахта булган балалардан тыш). Уку факты уку йортыннан белешмә белән раслана.

Сорау 3. 2021 елда ДХР/ЛХРда эшләгән өчен керемнәремне ничек расларга, әгәр мин төгәл беләм, минем оешма юк ителгән, ә документлар барысы да янган?

2025 елның 1 гыйнварына кадәр документлар шәхсән бирелә һәм тиешле датага яки билгеләнгән вакыт аралыгында Россия Федерациясенең яңа субъектлары территориясендә яшәүче  гражданнарда керемнәр турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге булмаганда, керемнәр булмау сәбәпле, бердәм пособие билгеләүдән баш тарту турында карар Россия Социаль фондының территориаль органнары тарафыннан кабул ителми.

4 нче сорау. Бердәм пособие билгеләү өчен Украинадан ничек эвакуацияләнгәнебез (оешкан яки мөстәкыйль рәвештә) мөһим булырмы?

Җавап. Бу хәл мөһим түгел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International