Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан урман законнарының үтәлешен тикшерү үткәрелде

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Урман кишәрлеген арендалаучы оешма, закон таләпләрен, урманнарны үзләштерү проектын, килешү йөкләмәләрен бозып, территорияне саклауны тәэмин итмәгән һәм билгесез кешеләр тарафыннан Татарстан Республикасының Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгы территориясендә 60тан артык агачны урманда законсыз кисүгә китергән.

Дәүләт урман фондына китерелгән зыянны каплау максатыннан, табигатьне саклау прокуроры оешма җитәкчесенә урманны торгызу буенча чаралар үткәрүне таләп итеп тәкъдим кертте.

Прокурор реакциясе актларын карау нәтиҗәләре буенча оешманың гаепле вазифаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасының күәзтүе астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International