РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән, Татарстан Республикасы ярдәме һәм «КАМАЗ» ААҖ финанславы белән Луганск Халык Республикасыннан 500 бала бу җәйне Чаллыда үткәрә. Җәйнең беренче айларында Татарстанга Луганск Халык Республикасыннан 220 укучы килде, август аенда – тагын 280 бала.
"Кунакчыл Татарстанга тагын 280 Луганск баласы килде, алар өчен без «Саулык»сәламәтләндерү-белем бирү комплексында ял оештырырга шат. Бу юлы да балаларның каникуллар турында иң җылы һәм күңелле хатирәләре калсын өчен тырышырбыз, алар монда яңа дуслар табарлар. «КАМАЗ» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка минем инициативаны хуплаганы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм», – дип аңлатма бирде Когогина.
«Түбән Кама» милли паркы территориясендәге балалар лагерьларында Луганск Халык Республикасы балалары һәм аларны озата баручы педагоглар өчен тулы программа, төрле физик һәм интеллектуаль активлык, дөрес һәм баланслы туклану, сәламәтләндерү, куркынычсыз һәм сыйфатлы ял әзерләнгән.