Россия Социаль фондында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре нинди түләүләргә өмет итә алуын искә төшерделәр.
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре ике ярдәм чарасына хокуклы.
1- хәрби хезмәткә чакыру буенча, шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие.
Пособие бала туган көннән билгеләнә, әмма баланың әтисе хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәтне башлаган көннән дә иртәрәк түгел һәм әтисе хәрби хезмәтне тәмамлаган көннән дә соңга калмыйча балага өч яшь тулганчы түләнә.
Мондый пособие гаиләдәге һәр балага бирелә, - дип аңлатма бирделәр Социаль фондта.
Агымдагы елда хәрби хезмәткә чакырылучының баласына айлык пособие күләме 12 817,91 сум дип билгеләнгән.
2- тагын бер чара мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең хатынына ярдәм, әгәр бу чорда хатыны бала көтсә. Вакыты җитеп хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатыны бер тапкыр бирелә торган пособиегә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта гариза 180 көнлек йөклелек вакыты җиткәч бирелә,-дип өстәделәр Социаль фондта.
Чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособиегә һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр түләнә торган пособиегә гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин. Гаризаны электрон рәвештә биргәннән соң, военкоматтан яшәү урыны буенча Россия Социаль фондының клиент хезмәтенә белешмә бирергә кирәк.
Консультация сорап фондның клиент хезмәтләренә Бердәм контакт-үзәк 8 800 1 000001 телефоны аша яки ВК һәм Телеграмм бүлекчәсенең рәсми аккаунтларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.