"Дуслык" паркында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча квест-уен узды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Чарада 2 команда  катнашты.  Һәр командага маршрут кәгазе бирелде һәм 5 станция үтәргә тиеш иделәр: 1. Табышмаклар киселеше. 2. "Автомультиклар". 3. "Табышмакның җавабын пазллардан җыегыз ". 4. "Җәяүлеләр әлифбасы" 5. «Балалар күзлегеннән куркынычсызлык» рәсем конкурсы. Һәр үтәлгән бирем өчен балалар баллар алдылар. Иң күп балл җыйган команда җиңүче дип саналды.

Барлык этаплар ахырында нәтиҗәләр ясалды. Балалар алдында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова чыгыш ясады. Ул җәйге вакытта юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бүләкләр һәм белешмәләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International