Быел балаларны тәрбиягә алган 412 татарстан гаиләсе Россия социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Бу максатларны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге 11 миллион сумга якын акча җибәргән.
Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары алырга хокуклы ярдәм чарасы. Шул ук вакытта алар РФ гражданнары булырга һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәргә тиеш.
"Түләү бер тапкыр булганга, ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Татарстанда бу - 22 909,03 сум. Әгәр дә гаилә берьюлы берничә бала тәрбияләүгә алса, пособие аларның һәрберсенә тиеш, шулай ук гаилә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы, шулай ук абыйлы-энеле һәм (яисә) апасы булган балаларны уллыкка алган очракта, сумма 175 043,63 сум тәшкил итә ", - дип ачыклык кертте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Россия Социаль фонды яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе таләп ителәчәк, Россия Социаль фонды бүлегеннән башка документларны ведомствоара хезмәттәшлек буенча мөстәкыйль сораячаклар. Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль таныкланган күчермәсе җибәрелә).