Мондый мәгълүматларны агымдагы елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Росреестры китерә.
Татарстан Росреестрының дәүләт җир инспекторлары гражданнарның хокуклары бозылуны булдырмау максатыннан үз теләкләре белән хокук бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрә. Быел тикшерү нәтиҗәсендә хокук бозучыларга җир законнарын бозуга юл куймау турында 5 388 кисәтү бирелгән. Иң күп хокук бозулар Чаллыда һәм Түбән Камада, шулай ук Актаныш, Биектау һәм Норлат районнарында ачыкланган.
Иң киң таралган барлык хокук бозуларның 85% ы элеккечә үк җир кишәрлекләрен үз белдеге белән биләү кала. Татарстан Росреестры тарафыннан дәүләт җир күзәтчелеге өлкәсендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча, милекчеләргә законсыз милекчелектән 7 мең кв. м. тирәсе җир кишәрлекләре кайтарылды.
Татарстан Росреестрының дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Сергей Бахматов сүзләренчә, "хокук бозуны ирекле тәртиптә бетерүдән баш тарткан очракта, милекчеләргә суд органнарына үз хокукларын яклау өчен дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сез җир хокукларыгыз бозыла дип саныйсыз икән, Сез Татарстан Росреестрына 8-800-100-34-34 номерына шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз»,-дип өстәде Сергей Бахматов
Моннан тыш, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан.кирәкле мәгълүмат белән тутыру проектын тикшерү һәм гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Росреестры җир кишәрлекләрен дистанцион тикшерү һәм Татарстан Республикасының ортофотопланнарын булдыру буенча эшләр башкара. Тикшерү вакытында заманча пилотсыз очу аппаратлары кулланыла. Хәзерге вакытта алар ярдәмендә 1,5 мең гектардан артык җир кишәрлекләре тикшерелгән.
"Ортофотопланнар җир кишәрлекләре һәм объектлары чикләренең бердәм дәүләт күчемсез милек реестры белән чагыштырганда төгәлрәк чагылышын күрергә, кадастр исәбендә хаталарны ачыкларга һәм документлар буенча чикләрнең җир кишәрлекләренең чын чикләре белән туры килмәвен билгеләргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Сергей Бахматов.