1 октябрьгә кадәр ташламаларга ия булучылар социаль хезмәтләр җыелмасын алу ысулын сайлый ала

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Федераль ташламалар категориясенә районның 2 меңнән артык кешесе керә, алар ай саен акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы алучылар булып торалар.

Әгәр граждан хезмәтләр алуның хәзерге тәртибен үзгәртергә планлаштыра икән (мәсәлән, хәзер акча ала, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан натураль ташламалар алырга тели) гариза бирү таләп ителә. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша яки күпфункцияле үзәк аша эшләргә мөмкин.

Әгәр граждан ташламалар алуның гамәлдәге формасын саклап калырга тели икән, гариза бирү таләп ителми.

Социаль пакетның акчалата эквиваленты 2023 елның 1 февраленнән 1469,74 сум тәшкил итә.

Шул исәптән 162,59 сум, шифаханә-курорт дәвалау 175,12 сум һәм дару белән тәэмин итү 1132,03 сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International