Шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

2022 елда Менделеевск районында Россия Социаль фондның клиентлар хезмәте шифаханә-курорт дәвалануына 47 юллама һәм 2023 елның беренче яртыеллыгында 14 юллама биргән.

Санатор-курорт дәвалануына барлык федераль ташламалы кешеләр хокуклы, әгәр алар элек социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) акчалата түгел, ә натураль формада алуны сайлаган булсалар. ОСФР юлламалар өчен контрактлар төзи.

Юлламалар һәм юл йөрү билетларын сатып алуга юнәлешләр бирү белән РФ Социаль фонды бүлеге шөгыльләнә. Кайбер категория ташламалы кешеләр өчен, мәсәлән, инвалид балалар өчен, бушлай юлламалар белән тәэмин ителәләр.

Шифаханә-курорт дәвалануына юллама алу өчен:

070/у формасы буенча медицина белешмәсе алырга (медицина күрсәтмәләре булу мәҗбүри);

порталда гариза бирү www.gosuslugi.ru яисә күпфункцияле үзәктә.

 Шуннан соң гражданны электрон чиратка куячаклар;

путевка бирелгәннән соң шифаханә-курорт картасы өчен табибка мөрәҗәгать итегез;

юл йөрү документларын сатып алуга юллама алырга һәм билетларны кассада рәсмиләштерергә.

Юлламалар алу өчен электрон чиратны Россия Социаль фонды сайтының Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсенең төбәк битендә "гражданнарга" ("санатор-курорт дәвалауга чират")бүлегендә эзләп табарга мөмкин,

СНИЛС номерын кертү генә җитә.

Әгәр гражданнар социаль хезмштләр җыелмасын натураль рәвештә алудан баш тартсалар, әмма шифаханә-курорт дәвалану хокукын торгызырга теләсәләр, 1 октябрьгә кадәр аларга дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк аша тиешле гариза бирергә кирәк. Бу очракта 2024 елдан хокук торгызылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International