Татарстанда эшмәкәр әниләр үз бизнесларын үстерүгә 100 мең сум акча ала

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты балалары булган хатын-кызларга үз эшләрен ачарга һәм аны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. «Эшмәкәр әни» проектында катнашучылар үз бизнесларын башлау өчен кирәкле комплекслы белемнәр һәм 100 мең сумлык иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен грант ярдәме алачак.

«Эшмәкәр әни» программасы Татарстан Республикасында Казанда 2023 елның 11 сентябреннән 15 сентябренә кадәр «Минем бизнес» төбәк үзәге базасында узачак.

Проектның максаты - балалары булган хатын-кызларга үз эшен ачарга ярдәм итү. Катнашучылар үз эшләрен ачу өчен кирәкле комплекслы белемнәр алалар, ә иң яхшы проектлар һәр төбәктә тормышка ашыру өчен 100 мең сум алачак.  Түләүсез укыту эшлекле мохиткә чумып, бизнес-планнар һәм менторлык ярдәме белән биш көнлек тренинг-интенсив форматында уза. Укытуның йомгаклау этабы - катнашучыларның бизнес-проектлары конкурсы. Эксперт хөкемдарлар аларның икътисадый нигезләнүен, оригинальлеген һәм социаль әһәмиятен бәяли. Җиңүче 100 000 сумлык грант ала. Программада катнашу бушлай.

Проектта катнашу өчен хәзер үк сайтта теркәлергә мөмкин мамапредприниматель.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International