Луганск Халык Республикасыннан килгән граждан соравына җавап

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Хезмәт кенәгәсен Россия үрнәгендәге документка алыштырырга кирәкме?

Хезмәт кенәгәсен үзгәртү мәҗбүри түгел. Хезмәт эшчәнлеге турында барлык мәгълүматлар Россия Социаль фондының мәгълүмати системаларында электрон рәвештә чагылыш таба.

Сез  "кәгазь" эшне дәвам итә  яки электрон хезмәт кенәгәсен сайлый аласыз.

Әгәр дә сездә инде Россия үрнәгендәге документ булуын телисез икән, хезмәт кенәгәсен эш бирүчегез аша рәсмиләштерә аласыз.

Әгәр дә сез кәгазь хезмәт кенәгәсен калдырырга карар итсәгез, сез теләсә кайсы вакытта хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны Социаль фондның территориаль органына, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә аласыз яки дәүләт хезмәтләре сайты аша Россия Федерациясе территориясендә формалаштырылган стажны раслаучы күчермә ала аласыз. Хезмәт стажын яки квалификациясен раслаучы документларны рус теленә тәрҗемә итәргә кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International