Баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие – ул бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы. Аны алуга балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары хокуклы. Шул ук вакытта алар РФ гражданнары булырга һәм Россия территориясендә даими яшәргә тиеш. Түләү бер тапкыр бирелә, шуңа күрә ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу-18886,32 сум (опекага бирү, уллыкка алу), 144 306, 88 сум (7 яшьтән өлкәнрәк баланы, инвалид баланы, шулай ук бертуган абыйлы апалы булган балаларны уллыкка алу очрагында).
Әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алса, аларның һәрберсенә пособие бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гариза бирүчедән баланы уллыкка алу турындагы суд карарының күчермәсе кирәк булачак, калган документларны Россия Пенсия фонды белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек буенча үзләре сораячак. Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турында суд карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә).