2023 елның 18 августы 00.00 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән   2023 елның 18 августы 00.00 сәгатьтән  08.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.

2023 елның 18 августы төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, ә туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International