10 нчы "Миләшкәй " балалар бакчасында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова белән берлектә.мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина узды.
Викторинаның максаты: шәһәр урамнарында юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен киңәйтү һәм ныгыту
Балалар табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыттылар.
Мәлика Ибраһим кызы балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең мөһимлеге һәм үтәлеше турында искәртте. Җәйге чорда самокат һәм велосипедта йөргәндә сак булырга кирәклеге, юлны махсус билгеләнгән урыннарда гына җәяүлеләр кичүе аша гына үтәргә кирәклеге турында сөйләде.