Россия Социаль фондыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга

2023 елның 18 августы, җомга

Россиянең социаль фонды линиясе буенча, мобилизацияләнгән, ирекле һәм контракт буенча  хәрби хезмәткәрләр югары пенсия стажына хокуклы.  Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты икеләтә арттырылган  зурлыкта исәпкә алына. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына тиешле таныклык булганда ай саен акчалата түләү билгеләнә.

Инвалидлык алган хәрби хезмәткәрләргә инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе (1 төркем -24 929,31 сум; 2 төркем- 20 774,43 сум; 3 төркем -14 542,10 сум), айлык акчалата компенсация, айлык акчалата түләү билгеләнә.

Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен балаларга пособиеләр билгеләү гадиләштерелгән. Аерым алганда, бердәм пособие билгеләгәндә гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәндә мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре исәпкә алынмый, башка күп кенә пособиеләр дә гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International