Исегезгә төшерәбез, ана капиталы - "Демография" илкүләм проектының Россия гаиләләренә дәүләт ярдәме чарасы. 2007 елдан пособиене икенче баласы туган яки уллыкка алынган гаиләләр генә ала иде.
Әмма 2020 елдан башлап ана капиталы беренче бала туганда бирелә башлый.
Хәзерге вакытта ана капиталыннан ай саен түләү дә алырга мөмкин.
Ул төбәктә балага яшәү минимумы күләмендә билгеләнә (Татарстан Республикасында - 11872 сум).
Ана капиталыннан түләүне гаиләнең җан башына уртача керем күләме җан башына яшәү минимумының ике тапкырдан артмаган гаиләләр рәсмиләштерә ала (12 219*2 сум).
Гаризалар һәр балага аерым бирелә, аларны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яки күпфункцияле үзәк аша рәсмиләштерергә мөмкин.