Инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә ял көннәре

2023 елның 18 августы, җомга

Инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә ял көннәре түләнә.

Айга дүрт өстәмә көн инвалид баланы карау өчен ата-аналарга, опекун һәм попечительләргә бирелә. Өстәмә ял көннәре һчен эш бирүчегә гариза бирергә кирәк. Көннәрне бер-бер артлы алырга, ай дәвамында төрле даталарга бүлеп тә алырга була.

Кулланылмаган ташламалы көннәрне киләсе айга күчереп булмый, әмма сентябрьдән ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин булачак. Ата-аналар кулланылмаган ял көннәрен туплап, 24 көнгә кадәр бер тапкыр ял алып, аны бала карауга багышлый ала.

Хезмәткәргә эш бирүче белән ял көннәрен килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә кирәк булачак. Хәзерге вакытта агымдагы айда кулланылмаган ял көннәре суммаланмый һәм киләсе айга күчерелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International