Предприятиеләрнең һәм оешмаларның кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатыннан Россия хезмәт Министрлыгы бөтенроссия эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.
Сораштыру эш бирүчеләрнең һөнәри кадрларга өстәмә ихтыяҗын билгеләү максатыннан, аларны югары һәм урта һөнәри белем бирү системасында тиешле белгечлекләр/һөнәрләр буенча әзерләүне тәэмин итү өчен үткәрелә.
Сораштыру нәтиҗәләре гомумиләштерелгән рәвештә хезмәт базарының һөнәри-квалификация структурасы һәм 2026 һәм 2029 елларга перспективада һөнәри кадрларга өстәмә ихтыяҗ фаразы буларак тәкъдим ителәчәк.
Сораштыру 2023 елның 15 августынан 15 сентябренә кадәр үткәрелә.
Сораштыру формасын тутыру өчен түбәндәге адрес буенча https://prognoz.vcot.info, "Предприятиеләр өчен керү" не сайларга, теркәлергә һәм шәхси кабинетка керү мөмкинлеген алырга.
Мәгълүматның дөреслеген тәэмин итү өчен мәгълүмат кертүче оешмадан бер генә җаваплы кешене билгеләргә кирәк.
Сораштыру формаларына кертү өчен кирәкле мәгълүматны алу максатыннан, оешма эшчәнлеген урта сроклы һәм озак сроклы планлаштыру өчен җаваплы кадрлар бүлекчәләре хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен җәлеп итү киңәш ителә.
Сораштыру вакытында эш бирүчеләргә консультация ярдәме күрсәтелә:
- шәхси кабинетка керү, сораштыру сервисының дөрес эшләве мәсьәләләре буенча техник ярдәм: prognoz@vcot.info