Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионеры югары күләмдә пенсия ала

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга Россиянең социаль фонды картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүне ике тапкыр арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мондый өстәмәне 140 меңнән артык пенсионер ала.

2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча билгеләнгән пенсия түләү күләме 7 567, 33 сум тәшкил итә.

"Сиксән яшькә җиткән пенсионерлар, билгеләнгән түләүне арттыру хисабына, югары күләмдә картлык буенча пенсия алу хокукына ия. Гомуми тәртип буенча билгеләнгән 80 яшьлек иминият пенсиясен алучылар өчен  түләү күләме ике тапкыр арта һәм 2023 елда 15 134, 66 сум тәшкил итә. Пенсионерның 80 яшькә җитүе белән бернинди гариза да бирергә кирәкми. Яңадан исәпләү социаль Фонд тарафыннан гаризасыз башкарыла», - дип аңлатты Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Мондый өстәмә картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына бирелә. Картлык буенча социаль пенсиягә яки инвалидлык буенча пенсиягә мондый арттыру закон белән каралмаган. Туендыручыны югалту сәбәпле пенсия алучыларның да әлеге күтәрелүгә хокукы юк.

Игътибар итегез, I төркем инвалидларга 80 яшькә җиткәч, билгеләнгән түләү икеләтә түгел, чөнки алар инде шундый ук түләү алалар. Бер үк вакытта ике нигез буенча арттыру закон белән каралмаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданга бирелә торган пенсиянең төренә карамастан, аны караучы кешегә карау буенча түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Караучыга 1200 сум күләмендә түләү ай саен башкарыла һәм пенсионерга, аның пенсиясе белән бергә караучы гражданга күчерелә. Кайгыртучанлык күрсәткән кешегә хезмәтләр өчен түләүне теләсә кайсы вакытта кайгыртучанлык күрсәткән пенсионер үзе башкара.

Карау буенча компенсация рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия Социаль  фондының клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International