Бу картлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга кагыла. Бу гариза бирмичә, ягъни автомат рәвештә бара. Моның өчен пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Билгеләнгән түләү-дәүләт тарафыннан бирелә торган иминият пенсиясенең гарантияләнгән өлеше. 2023 елның 1 гыйнварыннан аның күләме 7 567 сум тәшкил итә. Пенсионер 80 яшькә җиткәч, нәкъ менә шушы сумма ике тапкыр арта.
Шуны истә тоту мөһим: бу арту картлык буенча иминият пенсиясе алучы гражданнарга гына кагыла. Социаль пенсияләр, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсияләр алучылар закон буенча бу өстәмәгә дәгъва итә алмыйлар. Беренче төркем инвалидларга бу түләү башта ук ике тапкыр арттырыла, шуңа күрә 80 яшьтән соң аларның пенсиясе дә элеккечә кала.
Әгәр пенсионерга караучы кирәк икән, түләүне аны караучы гражданга 1200 сум күләмендә пенсия артуга карамастан рәсмиләштерергә мөмкин.
Бу түләү пенсия белән бергә карауга мохтаҗ кешегә күчерелә. Хезмәтләр өчен түләүне пенсионер үзе башкара.