Балаларның юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан 2023 елның 21 августыннан 10 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар-балалар!» исемле профилактик чара башлана.
2023 елның 7 аенда республика юлларында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган һәм 271е имгәнгән. (АППГ-235-7-251).
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр озын җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрен югалталар һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә күнегү таләп ителә. Мәсәлән, 2022 елның август-сентябрь айларында 94 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 бала һәлак булган һәм 96 кеше яраланган. Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең өлеше ел дәвамында теркәлгәннәрнең гомуми санының 23 процентын тәшкил итә.
"Игътибар-балалар!" Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә түбәндәге чараларны оештыра::
- балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү;
- машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәве белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау;
- яктылыкны кире кайтаручы элементларны популярлаштыру;
- балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү акцияләре, алар барышында хокук бозучылар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк;
- мәгариф оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына керү юлларының торышын тикшерү;
- юлларда балаларның куркынычсыз тәртибе мәсьәләләре буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышы.
Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балаларның куркыныч тудырырга мөмкин булган урыннарда, шул исәптән юллар янында да, караучысыз калмавын кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктына ярашлы рәвештә, 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү, аларның конструкциясендә куркынычсызлык каешлары һәм ISOFIX балаларны эләктереп кую системасы каралган,ул баланың авырлыгына һәм үсешенә туры килергә тиеш, ә җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәр балаларны йөртү бары тик балаларны тотып тору җайланмаларында гына башкарыла.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.