Менделеевскида " Игътибар, балалар!" оператив-профилактик чаралар кысасында ЮХИДИ башлыгы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашты

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Менделеевскида " Игътибар, балалар!" оператив-профилактик чаралар кысасында ЮХИДИ башлыгы 6 нчы "Аленушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Ул балаларга юлның машина йөрү өлешен ничек дөрес үтәргә,  юл билгеләренең нәрсә икәнен, нинди булуын һәм башка күп нәрсәләрне сөйләде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар уен формасында үзләренең белемнәрен һәм юл ситуациясендә ориентлашу осталыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләренең рәсемнәрен җыйдылар, спорт ярышларында катнаштылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Моннан тыш, балалар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен светофорда төсләрнең ничек урнашуын, аларның нинди әһәмияткә ия булуын аңлаттылар.

Чара тәмамлангач, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәләр, шулай ук уеннар һәм төсле акбурлар тапшырды.

Чараның төп максаты - балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү куркынычының мәгънәсен җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International