"Дәүләт хезмәтләре" сайтында хезмәт кенәгәләреннән мәгълүмат алу мөмкинлекләре

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталында, шәхси кабинетка кереп Фондның сайтында электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны соратып алырга һәм йөкләргә мөмкин.

Хезмәт кенәгәләренең электрон күчермәләре 2020 елда барлыкка килде, күп кенә эшләүче гражданнар үзләренең кәгазь документларын цифрлы форматка күчерделәр. Менделеевск районында Россия Социаль фондының клиентлар хезмәтендә моны хәзер дә эшләргә мөмкин. Моның өчен эш бирүче исеменә гариза бирергә кирәклеген искәрттеләр.

Электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь версиядә исәпкә алынган мәгълүматларның бөтен исемлеген саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International