Татарстанда дәүләт җир күзәтчелеге мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак

2023 елның 25 августы, җомга

​24 августта 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры дәүләт җир күзәтчелеге белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Чара Росреестрның 15 еллыгына багышлана һәм бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә дә узачак.

Кайнар линиягә шалтыратып, гражданнар, шулай ук бизнес вәкилләре белә ала:

- Күршегез җир кишәрлегенең бер өлешен алган булса, нәрсә эшләргә?

- Шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә кибет төзеп буламы?

- Җир кишәрлеген арттырып буламы?

- Контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә мораторий нинди срокка кадәр гамәлдә?

Бу һәм башка сорауларны татарстанлылар 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак. Республика районнарындагы белгечләрнең телефон номерларын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә мөмкин.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популярларына җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International