Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ай саен акчалата түләү башкарыла.
Хәзерге вакытта, әгәр хәрби хезмәткәр госпитальдә дәвалана икән, түләү өчен ничек гариза бирергә дигән сорау туа.
Моны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яки күпфункцияле үзәк аша эшләргә мөмкин. Шул ук вакытта гаризаны хәрби хезмәткәр үзе дә, аның якын туганнары да бирә ала, әгәр ул, мәсәлән, хәзерге вакытта алгы сызыкта булса. Хәзерге вакытта Ватаныбызны саклаучы күп кенә егетләр үз хатыннарына һәм башка туганнарына ышанычнамә кәгазе калдырган.
Август аенда безнең клиентлар хезмәте районыбызның 10 кешесеннән "Хәрби хәрәкәтләр ветераны" таныклыгы алган бердәм акчалата түләүгә гаризалар кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарның махсус хәрби операциядә катнашу вакыты пенсия стажына икеләтә күләмдә исәпләнә, ә хәрби хезмәтне үтү яки ирекле формированиедә булу чорында махсус хәрби операция зонасында булуның бер тулы календарь елында 3,6 пенсия коэффициенты исәпкә алына. Башка гражданнар өчен бу булачак пенсиягә карата 1,8 коэффициент. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар, ир-атлар өчен 42 ел һәм хатын-кызлар өчен 37 ел стаж булганда, гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк пенсиягә чыгарга хокуклы, аның исәбенә мобилизация чоры да кертелә.