Хәзерге вакытта гражданнар барлык күпфункцияле үзәкләргә пенсия билгеләү буенча хезмәт сорап мөрәҗәгать итә алалар.
Бу хезмәтне алу өчен гариза бирүчегә шәхесне раслаучы документ, ә вәкил мөрәҗәгать иткән очракта ышанычнамә кәгазе дә күрсәтергә кирәк. Документларның күчермәләре кирәк түгел. Күпфункцияле үзәк хезмәткәре Россиянең социаль фондына электрон рәвештә гариза яза һәм җибәрә.
Гариза Фондка шул ук көнне килә, - дип сөйләде Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе.
Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталында кулланучылар озата бару секторында да гариза бирергә мөмкин. Пенсия билгеләү өчен турыдан-туры социаль фондка, Россия Социаль фонды сайтына, шулай ук почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Пенсия билгеләү өчен гариза бирүнең иң җиңел һәм ансат ысулы хәзерге вакытта эш бирүче аша. Граждан эшләгән предприятиенең кадрлар хезмәте аның исеменнән пенсия билгеләүгә гаризаны якланган элемтә каналлары аша җибәрергә мөмкинлек ала.