36 сынау, махсус хәрби операциядә катнашучы старты һәм гитара фестивале: Менделеевскида "Геройлар ярышы " узды

2023 елның 26 августы, шимбә

Менделеевскида икенче ел рәттән уза торган «Геройлар ярышы» җиде мең кунакны кабул итте. Стартка 1700 катнашучы чыкты, нигездә, бу 60тан артык корпоратив командалар. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе һәм Рәиснең кадрлар резервы командасы аерым тәкъдим ителде.

- Быел "Геройлар ярышы" безнең өчен спорт вакыйгасы гына түгел, ә хәрби-патриотик вакыйга да. 2023 ел Менделеевскида патриотик тәрбия һәм белем бирү елы билгесе астында уза. Бергәләп без бер генә хәрәкәткә - үзебезне һәм әйләнә-тирә территорияне үстерүгә, илебезнең чәчәк атуына омтылабыз, - дип билгеләде район башлыгы Радмир Беляев.

Стартка беренче тапкыр махсус хәрби операциядә катнашучы да чыкты, үз көчен сынап карады. Хәзер ул ялда һәм алгы линиягә кайтырга әзерләнә.

- Мин үземне һәм мөмкинлекләремне сынап карарга яратам. Һәм «Геройлар ярышында» катнаша башлагач, бу үземә яңа чакыру дип уйладым. Бер дә әзерләнмәдем, алгы сызыкта һәм шулай һәрвакыт үзебезне формада тотабыз, - дип сөйли контракт буенча хезмәт итүче.

Катнашучыларны 10 километр озынлыктагы 36 сынаудан торган каршылыклар полосасы көтте. Ярышларга күбрәк су сынаулары өстәлде, тартмаларны күчерү, сәнәк ыргыту һәм башкалар кебек яңа ярышлар барлыкка килде. Республиканың танылган блогерлары командасы да тәэсирләре белән уртаклашты.

- Искиткеч тәэсирләр! Мондый җитди сынаулар көтелмәгән иде дә. Ярдәм булды: кайдадыр егетләр безне чыгардылар, кайдадыр без тизлек өстәдек. Без барыбыз да Менделеевскида «Геройлар ярышында» катнашуга шат, - ди Русина Семененко («Кызыклы Казан» буларак билгеле).

Икенче ел рәттән Менделеевск масштаблы ярышлар уздыру урыны булып тора. Узган ел ярышлар, беренче тапкыр миллионлы шәһәрдә түгел, ә кечкенә шәһәрдә узды. Ярышлар Аммоний химия комплексы ярдәме белән уза, ул да читтә калмаган һәм 4 команданы чыгарган.

- Менделеевск-ныклы сәнәгать потенциалы һәм администрация белән бизнесның үзара хезмәттәшлегенең уникаль моделе булган шәһәр. Мондый элемтә аркасында хәзер шәһәр һәм район үсешнең киеренке этабын кичерә,-дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы вице - премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Концерт программасын көндез вокаль инструменталь анмсамбль "Волга-Волга" ачтылар. Кич белән барлык кунакларны районда беренче гитара фестивале җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International