Барыгызны да 2-3 сентябрьдә «Туган шәһәребезгә энергия өстә!» онлайн-ярышына чакырабыз!
Бары тик сылтама буенча барыгыз һәм 3 км йөгерегез! Әйдәгез бергә җиңик һәм шул чакта сине бүләкләр көтә! Ярышларда уңышлар!
https://vk.com/run#to=/event/excellent-running-n1&team=mendeleevsk
«ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясе «Шәһәрләр өчен биш адым» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2-3 сентябрьдә «Туган шәһәргә энергия өстә!» онлайн-ярышын үткәрә.
Чара !Иң йөгерүче шәһәр» исеме өчен программада катнашучы шәһәрләр арасында конкурс форматында үткәрелә. Шәһәр халкы 3 км дистанцияне никадәр күбрәк узса һәм үз нәтиҗәсен ВКонтакте социаль челтәренең «Йөгерү» мини-кушымтасында билгеләсә, җиңү мөмкинлеге шулкадәр югарырак.
Ярышларда катнашу өчен сылтама буенча барырга кирәк:
https://vk.com/run#to=/event/excellent-running-n1&team=mendeleevsk
Барлыгы 5 җиңүче шәһәр сайлап алыначак, ә катнашучылар арасында призлар уйнатылачак. Ярыш нәтиҗәләрен 2023 елгы Көнчыгыш икътисади форумында игълан итү планлаштырыла.